16+

Россиялеләргә кибеткә бер керү 503 сумга төшә

Июль аенда Россия кешесе бер баруда кибеттә уртача 503 сум калдыруы ачыкланган. Бер ай эчендә уртача чек - 14 сумга, ягъни 2,7 процентка төшкән. Бәя төшү бөтен төбәкләрдә дә күзәтелә. Кибеттә иң аз сумманы Себер халкы калдыра. Ул 407 сумны тәшкил итә. Төньяк-көнбатыш федераль округында яшәүчеләр өчен кибеткә бер бару...

Июль аенда Россия кешесе бер баруда кибеттә уртача 503 сум калдыруы ачыкланган. Бер ай эчендә уртача чек - 14 сумга, ягъни 2,7 процентка төшкән.

Бәя төшү бөтен төбәкләрдә дә күзәтелә. Кибеттә иң аз сумманы Себер халкы калдыра. Ул 407 сумны тәшкил итә. Төньяк-көнбатыш федераль округында яшәүчеләр өчен кибеткә бер бару 634 сумга төшсә, Идел буе федераль округында сатып алучылар өчен ул сумма - 438 сум, бу, июнь ае белән чагыштырганда, 4,2 процентка кимрәк.

Аналитиклар әйтүенчә, июльдә уртача чекның арзанрак булуы сезон белән бәйле. Бу, аерым алганда, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәя төшү белән аңлатыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading