16+

Россиялеләрнең 78 проценты Путиннан канәгать

Ноябрьдә уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең 78 проценты Путинның президентлык эшеннән канәгать, дип яза INTERFAX.RU.

Ноябрьдә уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең 78 проценты Путинның президентлык эшеннән канәгать, дип яза INTERFAX.RU.

Октябрьдә бу сан 82 процентны тәшкил иткән. Илнең 51 процент (октябрьдә – 57 процент) халкы илдә эшләрнең дөрес юнәлештә баруын билгеләп үтә. Респондентларның 32 проценты киресенчә әйткән (октябрьдә – 27 процент), ә 18 проценты бу сорауга җавап бирергә кыенсынган. Россия хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы эшеннән респондентларның 38 проценты канәгать, риза булмаучылар – 61 процент (октябрьдә – 46 процент һәм 53 процент).

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading