16+

“Россиянең ел укытучысы - 2015” бәйгесенең финалы Казанда узачак

Хәзерге заманда укытучыларга таләпләр бигрәк тә катгый: укучыларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап, төпле белем бирәсе, заманча җиһазларны кулланып дәресләр аңлатасы, баланы конкуренциягә сәләтле, тырыш итеп тәрбиялисе... Моның өчен укытучыдан бар яктан да булган, киң эрудицияле, актив булуы сорала. Кыскасы, укытучыларның иң-иңнәрен билгеләү өчен инде менә республикада 26нчы тапкыр "Ел укытучысы" бәйгесе...

Бәйге ярдәмендә оештыручылар, беренчедән, иң яхшы укытучыларны билгеләсәләр, икенче яктан, мөгаллимнәргә стимул тудыру, аларны кызыксындыру, укытучыларның абруен арттыру максатын да күзаллый.

"Ел укытучысы" конкурсы берничә этапта уза. Бәйгедә катнашу өчен биш ел мәктәптә укыту мәҗбүри. Башта мәктәп күләмендә укытучылар сайлап алына. Аннары район мәктәпләре арасында бәйге үткәрелә. Анда җиңеп чыккан укытучылар берничә район катнашындагы зонаара этапта көч сынаша. Соңгы туры 13-17 апрельдә Казанда була. Быел "Ел укытучысы - 2015" бәйгесе "Укытырга һәм укырга!" девизы астында уза.

Былтыр исә якташыбыз - Нурлат шәһәреннән биология фәне укытучысы Алла Головенькова "Россия ел укытучысы - 2015" исеменә лаек булган иде. Клонкурс шартлары буенча, финал алдагы елда беренчелек яулаган педагогның туган ягында уза. Кыскасы, быел "Россия ел укытучысы - 2015" бәйгесенең финалы Казанда үткәреләчәк. Димәк, Россия буйлап җыелган иң тәҗрибәле укытучылардан мастер-класслар, киңәшләр алу мөмкинлеге туа дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading