16+

Россиянең иң еш «чирләүче» төбәкләре билгеле

Узган ел эшкә яраксызлык кәгазен иң күп алучылар Ярославль өлкәсеннән булган - 100 эшләүчегә 63,6 "больничный" туры килгән. Бу хакта "Российская газета"га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Узган ел эшкә яраксызлык кәгазен иң күп алучылар Ярославль өлкәсеннән булган - 100 эшләүчегә 63,6 "больничный" туры килгән. Бу хакта "Российская газета"га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Мәскәүдә яшәүчеләр (100гә 60,6 кеше) һәм Тверь өлкәсендәгеләр (100гә 60,1 кеше) бераз азрак авырган. Алардан соң Вологодск өлкәсендәгеләр (100гә 59,9 кеше) һәм Мари Эль республикасындагылар (100гә 58,2 кеше) бара. Иң аз чирләүчеләр Чечен Республикасында (100 эшләүчегә 60,6 авыру кеше), Ненец автоном округында (100гә 26,6 кеше), Дагыстанда (100гә 27,4 кеше) һәм Татарстанда(100гә 29,1 кеше) икәнлеге ачыкланган.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елда илдә уртача 100 эшләүчегә 43,3 вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе бирелгән. Бер ел элек бу күрсәткеч 43,6 булган. Идарә тармагы фикеренчә, бу мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелгән зшләүче Россия халкы арасында авыручыларның кимүен күрсәтә.
Билгеле бер төбәктә бирелгән "больничный"ларга төрле факторлар: медицина ярдәме алу мөмкинлеге, анда гомер итүчеләрнең яше һәм нинди эш белән шөгыльләнүе, эшсезләр саны тәэсир итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading