16+

Россиянең иң өлкән хатын-кызына 127 яшь тулган

Кабардино-Балкариянең Баксанск районы Заюково авылы кешесе Нана Шаова рәсми рәвештә Россиядәге иң өлкән кеше итеп танылган. Бу хакта "Российская газета" республика хакимияте хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

Рекордсмен-озак яшәүче Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Әле бу факт дөнья рекорды булып та санала.
Нана Цуковна Шаовага 127 яшь, ул шул ук Заюково авылында 1890 елда күп балалы гаиләдә туган. Бар гомерен колхоз эшенә багышлаган. Беренче ире фронтта үлгән, Бөек Ватан сугышыннан соң икенче тапкыр кияүгә чыккан. 36 ел бергә яшәп, 5 бала үстергәннәр. Ире 1982 елда вафат булган.
Бүгенге көндә әбекәй үзен яхшы хис итә, якыннары уңыш-куанычларына сөенә. Кайчак эшсезлектән арыйм, дип зарланып ала. Милли ризыклар һәм тәм-том ярата.
Аңа кадәр Россиянең иң өлкән кешесе исемен Әстерхан өлкәсеннән Тәнзилә Бисембаева йөрткән, аңа 121яшь. Шунысын да әйтергә кирәк, Төньяк Кавказ иң озак яшәүчеләр төбәге булып санала.

«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading