16+

Рөстәм Миңнеханов Автошәһәрдә яңа комплекс ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә Россиядә иң эреләрдән булган кош ите эшкәртү - «Агросила "Чаллы-МПК"» комплексын ачты. Республика лидерын шәһәр мэры Наил Мәһдиев, вице-премьер - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов яңа комплекс белән танышты. Аерым алганда, аңа төрү һәм кисү, суыту, әзер продукция, чимал әзерләү, ярымфабрикатлар җитештерү цехларын күрсәттеләр.

«Бу инвестицион проект шаккаттырды. Аның бәясе 3 млрдтан арта һәм ул бик кыска вакытта гамәлгә кертелде. Иң мөһиме, ул тәүлегенә 144 тонна тавык итен тирәнтен эшкәртүче заманча предприятие», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Шулай итеп, комплексның еллык куәте 50 мең тонна ит эшкәртерлек.

Проектның акланышы 2021елга ниятләнелә. Комплекс тулы куәтенә 2017 ел азагында эшли башлаячак.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading