16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без төрек бизнесы проектлары Татарстанда тормышка ашырылуы яклы»

Төркия компанияләре Татарстанга якынча $2 млрд. инвестиция керткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында хәбәр итте.

Төркия компанияләре Татарстанга якынча $2 млрд. инвестиция керткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия бүген - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе - республикага гомуми инвестицияләр күләме якынча $2 млрд. тәшкил итә. Республикада ун Төркия заводы уңышлы эшли: «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеҗам» - «Тракья Гласс Рус», «Джошкуноз», «Тирсан Кардан» һәм башкалар. Башка эре Төркия компанияләреннән Татарстан Республикасы Президенты «Чукурова», «Гама» һәм «Полимекс»ны атады.

Быел авыр калдыкларны тирән эшкәртү буенча «ТАИФ-НК» компаниясе комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Аны төзүдә "Гемонт" компаниясе генераль подрядчик буларак катнаша, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Төркия сәнәгать зоналарының иң эреләреннән берсе «Гебзе» белән актив хезмәттәшлек итә, ул якын киләчәктә Свияжск мультимодаль комплексын һәм республикадагы махсус икътисадый зоналарны үстерү буенча оператор булырга тиеш.

Моннан тыш, Чаллыда «Санрайз Сити» күп функциональ торак һәм сәүдә-офис комплексы корылырга тиеш, ул «Хәят Холдинг» Төркия инвесторы акчаларына төзеләчәк. Тагын киләчәктә «Мир холдинг» компаниясе белән сәнәгать теплица авыл хуҗалыгы территориясе булдыру карала.

Төркия белән хезмәттәшлек өлкәләребез күп төрле. Бу - энергетика сегменты, нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, югары технологияләр, сәламәтлек саклау, төзелеш, АСК, туризм һәм башка тармаклар, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төркиянең килчәктә бизнес-элемтәләрне үстерү өчен мөмкинлекләре күп, республикада эшләүче Төркия компанияләре моңа ышанды инде.

- Безгә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен икътисадый потенциалны активрак кулланырга кирәк. Без Төркия бизнесы Татарстанда киләчәктә дә үз проектларын гамәлгә ашыруын телибез һәм моның өчен бөтен шартларны тудырырга тырышачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading