16+

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифәне кунакка чакырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның илнең Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашуында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифәне кунакка чакырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның илнең Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашуында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия-Бәхрәйн хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясенең бүген беренче утырышы узачак, дип билгеләгән Денис Мантуров премьер-министрны сәламләп.

Министр Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләренең үсә баруын билгеләп үткән. Перспектив юнәлешләр арасында ул газ чыгару, металлургия сәнәгате, фармацевтика һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне атаган.

Моннан тыш, Россия инвестицион хезмәттәшлекне үстерү белән дә кызыксына, дигән ул.

«Безнең бүгенгә Бәхрәйн компанияләре белән тулаем конструктив багланышлар урнаштырылган. Киләчәктә дә сәнәгатьнең төрле тармакларындагы тәкъдимнәребез Бәхрәйндә кызыксыну уятыр, дип саныйбыз», - дигән Денис Мантуров.

Россия Фарсы култыгы илләре белән хезмәттәшлекне төбәкләр дәрәҗәсендә үстерүгә актив ярдәм күрсәтә. Министр фикеренчә, Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе - Татарстан бу җәһәттән зур уңышларга ирешкән.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия Президенты Владимир Путинның стратегиясе Ислам дөньясы белән якынаюны күздә тотуын хәбәр иткән. Бүген Россия Федерациясе территориясендә 20 миллион мөселман яши. «Ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме эшләп килә, аны Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча мин җитәклим», - диде ул һәм, быел төркем утырышы Грозный шәһәрендә узачак, дип тә өстәгән.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Премьер-министрын «KazanSummit» халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында ктанашырга чакырган. Хәлифә Әл Хәлифә чакыру өчен рәхмәт белдергән һәм Татарстан башкаласына делегация җибәрергә вәгъдә иткән.

Җавап сүзендә Хәлифә Әл Хәлифә Россиянең Фарсы култыгы илләре, шул исәптән Бәхрәйн белән мөнәсәбәтләре шактый гына яхшыруын искәрткән. «Без делегацияләр алмашу эшен көчәйтергә телибез. Россия безнең төбәк илләренә күпне бирә ала, бу мәсьәләләргә зур игътибар бирергә кирәк», - дип саный ул.


"Татар-информ"


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading