16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бюджет сәясәте, бюджетара багланышлар Татарстан өчен бик мөһим»

Бюджет сәясәте һәм бюджетара багланышлар Татарстан өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без донор-төбәк булып торабыз һәм консолидацияләнгән бюджетка үз керемнәребез күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, Россия буенча 5 нче урында барабыз. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары финас органнары җитәкчеләре Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә җиткерде. Киңәшмә Россия Федерациясендә...

Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан Ратушасында узган киңәшмәне Россия финанс министры Антон Силуанов алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан 700 млрд керем туплануын һәм шуларның 66дан 77 процентка кадәре федераль бюджетка күчерелүен билгеләп үтте.
"Бюджет өлеше - икътисад үсеше чагылышы ул. Күп еллар республикада өстенлекле булып нәтиҗәле җитештерү өлкәсен булдыру һәм инвестицияләрне җәлеп итү тора. 2030 елга кадәрге төбәкнең социаль-икътисади үсеше Стратегиясендә бу юнәлешләр билгеләнгән", - дип җиткерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан планлы нәтиҗәле үсеш алып баруда үрнәк булып тора. Ул республика инициативаларына хуплау тапкан өчен Россия Федерациясе Президентына, ил хөкүмәтенә, Россия финанс министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading