16+

Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмәләрдә катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Югары советының Бюросы утырышында катнашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Югары советының Бюросы утырышында катнашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Чара видеоконференция элемтәсе режимында узды. Аны "Бердәм Россия" партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов үткәрде.

Чарада катнашучылар партия эчендәге мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук башка актуаль темаларны да кузгатты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк партиянең Югары советы Бюросын даими рәвештә айның һәр өченче атнасында җыю турында карар кабул ителгән иде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыяте директорлар Советының чираттагы утырышын да уздырды. Республика Президенты рәислегендә үткән әлеге чара Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында булды.

Очрашу барышында республикада, яңа заманча технологияләр кулланып, энергетик проектларны гамәлгә кертү турында сөйләштеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading