16+

Рөстәм Миңнеханов Хәния Фәрхинең туганнарының кайгысын уртаклашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, кайгы уртаклашты.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, кайгы уртаклашты.

Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты кайгы уртаклашу телеграммасын аның ире - Габделхәй Биктаһиров адресына юллаган.

"Хөрмәтле Габделхәй Абдулхан улы! Хатыныгыз Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһированың вакытсыз гомере өзелүен белеп, тирән кайгы кичердем. Аның дөньядан вакытсыз китүе - Татарстан музыка сәнгате өчен зур югалту. Арабыздан сәләтле җырчы, татар эстрадасында үзенең кабатланмас сүзен әйткән, милли популяр җыр сәнгатен үстерүгә үз өлешен керткән, халыкның яраткан җырчысы китте.

Хәния Фәрхи көчле энергияле, темпераментлы, сәхнәне яулап торучы җырчы иде. Ул иҗатта да, шәхси тормышта да үзен күрсәтә алды. Безнең белән һәрчак аның җырлары, җыр сәнгатенә салган мирасы, үзе турында якты хатирәсе калыр. Ихлас күңелдән Сезнең һәм гаиләгегезнең әлеге зур авыр югалту уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам.

Җәүһәр жырчы Хәния Фәрхи исеме татар халкының хәтерендә мәңге сакланыр", - диелгән кайгынамә телеграмм

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading