16+

Рөстәм Миңнеханов иртәгә Португалия өчен җан атачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест холдинг" директорлар советы утырышында Казанда 28 июньдә узачак Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал матчында кайсы команда өчен җан атачагын җиткерде. Уен Португалия һәм Чили җыелмалары арасында барачак, дип яза "Татар-информ".

"Мин Португалия командасына җиңү телим, иртәгә без Португалия өчен җан атачакбыз", - дип Татарстан лидеры сүзләрен китерә РБК.
Шул ук вакытта Португалиядәге Россия вәкиллегенең сәүдә киңәшчесе матчка Португалия Президенты һәм Премьер-министры килергә ниятләгән булуын, әмма илдәге урман янгыннары сәбәпле, планнарын үзгәртергә туры килүен җиткергән.
"Иртәгә без сезгә җиңү оештырачакбыз. Мексиканы сез җиңә алмадыгыз, бераз гына көчегез җитмәде, әмма Чилины сез җиңәргә тиеш. Шунлыктан, без сезгә җан атачакбыз, ике команда да җиңүгә лаек булса да", - дип билгеләп узган Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading