16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә татар яшьләрен җыйды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче тапкыр узган "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында катнашты. Очрашу Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакыру һәм ватанрәвәрлек рухында тәрбияләү максаты белән оештырылды.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче тапкыр узган "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында катнашты. Очрашу Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакыру һәм ватанрәвәрлек рухында тәрбияләү максаты белән оештырылды.

Чарада катнашкан барлык яшьләр - Татарстанда яисә Россия төбәкләрендә туган татарлар. Мәскәүнең һәр югары уку йортында диярлек татарстанлыларны һәм татарларны берләштерүче клублар бар. Алар Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган яшьләр советына керә.

Бүген күпләр, Татарстандагы тормыш-вазгыятькә карап, ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм туган җиргә мәхәббәт шундый булырга тиеш, дип тел шартлата. Милләтара һәм динара дуслык безнең җирлектә буыннан-буынга күчеп барган. Татарстанның тотрыклылыгында әби-бабаларыбызның әнә шул рухи мирасының өлеш гаҗәп зур. Бүген рухи дуслыкны ныгытуга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та, хакимият вәкилләре дә, һәрбер татарстанлы да саллы өлешен кертә.

"Мәскәү-Татарстан күпере" форумы барышында яшьләр Рөстәм Миңнехановка сорауларын бирде, яшьләргә ярдәм итү программалары, эшкә урнашу, карьера мәсьәләләре дә кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов "Талантлар белән стратегик идарә итү", "Алгарыш" программалары турында сөйләде. Укуны тәмамлаган яшьләрне ничек итеп Татарстанга - ватаннарына кире кайтару турындагы фикерләр дә яңгырады.

Глобаль сораулар шәхсиләре беләр үрелеп барды. Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда үз фотоларына ни өчен комментарийлар язмавы һәм ничәдә йокыдан торуы турында сөйләде.

- Җитәрлек йоклыйм, алтыда торам. Мин "Твиттер" белән "Инстаграм"да гына бар. Берсенә Рамзан Кадыйров, икенчесенә Тина Канделаки теркәде. Комментарий язмыйсыз диләр, әле ярый, һичьюгы, фотога төшерергә өлгерәм. Фото ясау өчен күп вакыт кирәкми бит, - дип Татарстан лидеры форумда катнашучыларны карточкага төшереп, шул мизгелдә үк Инстаграмга элеп куйды.

Очрашуда ветераннар, атказанган табиблар, төзүчеләр, дин әһелләре дә катнашты. Россиянең Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Татарстан лидерына Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәм иткәне өчен (республикабыз акчалата һәм оештыру ягыннан булышкан) рәхмәт белдерде, һәм төзелеш тәмамлангач, ачу тантанасы булачагы турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов форумда яңгыраган барлык тәкъдимнәрне игътибарга алырга сүз бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading