16+

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" ордены тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага тантаналы рәвештә "Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" ордены тапшырды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага тантаналы рәвештә "Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" ордены тапшырды.

Рәсми кәгазьдә «купьеллык иҗади эшчәнлек һәм татар театры мәдәниятенең үсешенә зур өлеш керткән өчен» диелә.



Тантаналы бүләкләү Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында үтте. Чарада Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага тырыш хезмәте өчен зур рәхмәтен белдереп, алга таба ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез: бүген 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Кичәдә 20 декабрьдә булачак "Исәнме, улым!" премьерасыннан өзек тә күрсәтеләчәк, дип яза матбугат.ру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading