16+

Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрын кунакка чакырды

Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрын кунакка чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Исламабад шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Сәламләү сүзендә Мөхәммәд Наваз Шәриф үзенең 1999 елда Казанга эш сәфәрен искә төшерде. Ул чакта Пакистан башлыгы республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә («КАМАЗ», «КВЗ») булган һәм Татарстан җитәкчелеге белән очрашкан.

Премьер-министрга кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы делегациясенең Пенҗаб провинцисенә эш сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пенҗаб провинциясе делегациясен җавап визиты белән Татарстанда быел июль аенда көтәләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрына Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, икътисадның төп тармаклары һәм чит илләр инвесторларын җәлеп итү тәҗрибәсе турында хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, Россия Федерациясе җитәкчелеге Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Шул максатларда "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме төзелде, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Ел саен Казанда «Россия - ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум Россия белән мөселман дөньясы арасында икътисадый хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора. «Без, Пакистаннан бизнес вәкилләре дә самитта катнашса, бик шат булыр идек», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Наваз Шәриф әфәндегә.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Премьер-министрны Россиягә киләсе эш сәфәре вакытында Казанга килергә чакырды. Мөхәммәд Наваз Шәриф чакыруны кабул итте.

"Татар-информ"

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading