16+

Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен белдерде

Президент Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән гади халыктан алып «Голливуд йолдызлары»на кадәр котлады. Республика җитәкчесенә һәркем ихлас теләкләрен, рәхмәтен җиткерергә ашыкты.

Президент Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән гади халыктан алып «Голливуд йолдызлары»на кадәр котлады. Республика җитәкчесенә һәркем ихлас теләкләрен, рәхмәтен җиткерергә ашыкты.

1 март көнне Министрлар кабинеты каршында иртә таңнан Казан федераль университеты студентлары «Рөстәм Нургалиевич, юбилеегыз белән» дигән зур плакат тотып чыгып баскан иде. Аларның бу урынны сайлавы тиктән түгел. Президент үзе һәркөнне иртәнге 6-7ләр тирәсендә шул мәйданны фотога төшереп, Инстаграмга элә һәм хәерле иртә тели.

Туган көне булуга карамас­тан, Президентның эш графигы һәрвакыттагыча тыгыз булды. Шулай да ул Instagram челтәрендә юбилей белән котлап ясалган роликларны карарга вакыт тапкан, «Котлауларыгыз өчен рәхмәт!» дип тә язган.

Татарстан халкы Президентка ышана, аны хөрмәт итә. Моны федераль дәрәҗәдә һәм башка илләр җитәкчеләре дә ассызыклыйлар. Россия Президенты Владимир Путин да котлавында: «Югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм хәбәрдарлык, туган якны чын күңелдән ярату өчен Татарстан халкы Сезне хөрмәт итә», - дип искәрткән. Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны Татарстанда зур хөрмәткә ия кеше дип атаган. «Республика үсеше, аның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен ныгыту, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен Сезнең ярдәм белән күп нәрсә эшләнгән. Бүген биредә Сезнең тәкъдимегез буенча зур күләмле инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән без бергә ачкан «Иннополис» махсус икътисади зонасы. Шулай ук төбәктә заманча сырхауханәләр, мәктәп һәм балалар бакчалары, торак комплекслары, юллар актив рәвештә төзелә, шәһәрләр һәм авыллар төзекләндерелә. Боларның барысын да татарстанлылар уңай каршы ала, Сез биредә сәләтле оештыручы буларак абруй казандыгыз, Сезне ачык, ярдәмчел һәм игътибарлы кеше дип саныйлар. Алга таба да шундый булып калыгыз», - дигән Дмитрий Медведев. Спорт гимнастикасы буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов Рөстәм Миңнехановның спортка игътибарлы булуын билгеләп узган «Рөстәм Нургалиевич, Россия чемпионатлары гына түгел, дөнья күләмендә турнирлар уздыруга мөмкинлекләр бирә торган кеше. Казан - мондый ярышлар уздыра белгән лаеклы шәһәр», - дигән.

Котлаулар Президентка көн дәвамында илнең төрле почмакларыннан килгән. Алар арасында Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия Федераль җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм башкаларның тәбрикләүләре дә бар. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров: «Без Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алабыз һәм һәркөнне аның эшчәнлеген күзәтәбез. Шуны әйтәсем килә: без һәрвакыт бергә. Тормышның барлык очракларында да», - дигән. Әзәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Әзәрбайҗан һәм Татарстан халкы арасындагы күп гасырлык дуслык, үзара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшеп яшәү традицияләре саклануда Рөстәм Миңнехановның зур хезмәтен билгеләп үткән.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова котлавында Бөтендөнья мирасы буенча 2012 елда Казанда узган Яшьләр форумын искә алган. Ул форумны барлык илләрдә яшьләрне толерантлык­ка өндәүдә, диннәр төрлелеген аңлап тәрбияләүдә мөһим чара булуын искәрткән. Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл да Татарстанны төрле милләт һәм төрле диндәге халыклар дус, тату яши торган төбәк дип әйтеп узган.

Рөстәм Миңнеханов котлаулар, изге теләкләр өчен ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ул Татарстан Президенты посты эшчәнлегендә хезмәтенә бирелгән югары бәя өчен рәхмәт әйтеп, республика иминлеге, чәчәк атуы һәм Россия дәүләтен ныгытуда бөтен көчемне бирәчәкмен, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading