16+

Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровның 5 төбәк губернаторлары белән очрашуында катнашты: алар тышкы багланышлар турында фикер алыштылар (ВИДЕО)

Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровның 5 төбәк губернаторлары белән очрашуында катнашты: алар тышкы багланышлар турында фикер алыштылар (ВИДЕО)

Эш сәфәре кысаларында кичә Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның федерациянең биш субъекты губернаторлары белән очрашуында катнашты.

Чара Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының кунак йортында узды. Очрашуда Татарстан, Алтай крае, Якутия, Башкортостан, Хакасия төбәкләре башлыклары катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу кысаларында Россия төбәкләренең тышкы багланышлары, иҗтимагый дипломатияне үстерү мәсьәләләре, төбәкләрнең дөньяның төрле илләрдә яшәгән ватандашларын берләштерү эше турында фикер алыштылар, шулай ук гуманитар, ягъни мәдәни, мәгариф һәм башка элемтәләрне ныгыту буенча киләчәк адымнар турында да сөйләштеләр.

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белгечләре фикеренчә, бүген иҗтимагый дипломатия җитди роль уйный, мәсәлән, мондый дипломатия ЮНЕСКО линиясе буенча хезмәттәшлектә зур ярдәм күрсәтә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән ике яклы очрашуы да узды.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading