16+

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда күркәм традиция бар – без балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәбез”

Баланы укырга әзерләү ата-ана өчен үзе бер баш бәласе. Кием-салым гына түгел, китап-дәфтәрләр бәясе дә хәзер кесәгә суга бит. Ә укучы балалар берничә булса? Бу очракта республиканың "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бар.

Баланы укырга әзерләү ата-ана өчен үзе бер баш бәласе. Кием-салым гына түгел, китап-дәфтәрләр бәясе дә хәзер кесәгә суга бит. Ә укучы балалар берничә булса? Бу очракта республиканың "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бар.

Ишле, аз керемне гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балаларга булышу максатыннан Татарстанда инде унберенче ел әлеге хәйрия акциясе оештырыла. 2007 елдан бирле төрле оешмалар, эшмәкәрләр 165 мең укучыга 210 миллион суммга мәктәпкә җыенырга ярдәм итте.

Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 44 мең бала атлап керә. Шуларның 9 меңенә мәктәп кирәк-яракларын бүләк итәчәкләр. Олырак сыйныфлар да игътибарсыз калмый. II-XI сыйныфта белем алган ун меңнән артык баланы мәктәп кирәк-яраклары көтә. Иң беренчеләрдән булып бүләкне Алабуга укучылары алды. Ә Норлат балаларына мәктәп-кирәк яракларын Президент үзе тапшырды.

- Татарстанда бик күркәм традиция бар - без балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәбез. Һәр гаилә мөмкин булган кадәр ярдәм итә ала. Әлбәттә, төрле гаиләдә тормыш дәрәҗәсе төрлечә, әмма бөтен балалар да мәктәпкә яхшы әзерләнгән булырга тиеш. Шуңа да "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бик кирәкле, аңа балалар мохтаҗ. Бу акциядә катнашкан һәркайсыгызга рәхмәт, - дип балаларга уңышлы уку елы теләде Рөстәм Миңнеханов.

Бу хәйрия чарасы республиканың һәр районында узачак.

Акциядә кемнәр катнаша ала?

Аз керемле гаиләләр

Тәрбиягә алынган гаиләләр

Әти-әнисе эшләмәгән гаиләләр

Опекунлыкка алынган гаиләләр

Күпбалалы гаиләләр

Имин булмаган гаиләләр

Мөмкинлекләре чикле булган балалар

Әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading