16+

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанктагы хәлләр турында: «Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал»

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанктагы хәлләр турында: «Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал»

Хәзер иң мөһиме - Татфондбанкта акчасын башка кертем формасына күчерүче гражданнарны яклау. Шулай ук банкта булган активларны реализацияләү хисабына физик затларга акчаларын кайтару. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган федераль һәм республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда җиткерде.

Республика башлыгы сүзләренчә, физик затларга 50 млрд сумнан артык акча кайтарылган.

«1,7 - 1,8 мең кеше кертемнәрен банкның башка тармакларына күчергән. Алар дәүләт иминиятләштерүеннән мәхрүм калды. Аларны ялгыштырганнар. ТФБ Финанс - Татфондбанк эчендәге тармак иде. Хәзер барлык хокук саклау системасы менеджерлар гаебен билгеләү өстендә эшли. Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал», - диде Татарстан Президенты.

«Ак Барс» Банк буенча курку булмаска тиеш, дип тә белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Банк хезмәтләр күрсәтү буенча эшләргә тиеш. "Ак Барс" Банк моны булдыра ала», - диде республика башлыгы.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading