16+

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә иртәнге эшлекле ашта катнашты

Бүген иртән Татарстан Президенты Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре - Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихәт Зәйбәкҗи эшлекле иртәнге ашында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка, Төркия белән актив хезмәттәшлек итүче төбәк җитәкчесе буларак, сүз бирелде. Татарстан Президенты әлеге иртәнге ашта катнашу һәм чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылган өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең үсеше хакында сөйләде.

«Без Төркия икътисад министры Зәйбәкҗи әфәнде белән бергәләп Татарстанда Төркиянең берничә заводын ачтык. Хәзер республикада аларның саны инде 10га җитте. Бүгенге көндә төрек компанияләре республикабызга 2 миллиард АКШ доллары күләмендә инвестиция кертте. Без энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү, сәламәтлек саклау, төзелеш, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Бүгенге көндә Төркиянең «Гебзе» сәнәгый зонасы белән эшчәнлек алып барабыз, ул Зөя мультимодаль комплексы һәм Махсус икътисади зонаны үстерү буенча оператор ролен башкарырга әзер», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия бизнесының алга таба да республикада үз проектларын үстерүе белән кызыксына һәм моның өчен һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading