16+

Рөстәм Миңнеханов Удмуртия башлыгы һәм Самара губернаторының кайгысын уртаклаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт фаҗигасендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. «Үткән төнне Самарадан Ижевскига баручы пассажир автобусында булган коточкыч фаҗигага бәйле...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт фаҗигасендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Үткән төнне Самарадан Ижевскига баручы пассажир автобусында булган коточкыч фаҗигага бәйле рәвештә татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән кайгы уртаклашуыбызны җиткерәм.

Күпләгән кешеләрнең, аеруча балаларның һәлак булуы, һәрберебезне тетрәндерде. Без шушы һәлакәт аркасында якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, зыян күргәннәрнең, тиз арада терелеп, аякка басуларын телибез», - диелә телеграмма текстында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренең кайгыларын уртаклашуны белдерә: «Коточкыч фаҗига күпме кеше гомерен өзде. Бу хәлләрне ачыклар өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыларын уртаклашам. Сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading