16+

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International ның башкарма директоры Дэвид Хоуи белән алга таба хезмәттәшлек итү һәм 2019 елның җәендә Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Аерым алганда, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, чемпионатка әзерлек эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм эшче кадрлар әзерләүгә бөтенләй яңача карарга мөмкинлек биргән.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта, Рөстәм Миңнехановтан тыш, республика ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, «Ворлдскиллс Россия» Һөнәри бергәлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һ.б. катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading