16+

Рөстәм Миңнеханов Сталинград янындагы җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:

Рөстәм  Миңнеханов Сталинград янындагы җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Идел ярларында Сталинград янындагы зур сугыш тәмамлануга җитмеш биш ел узды.
Ярты ел диярлек дәвам иткән бу  дәһшәтле орыш Бөек Ватан сугышы, гомумән, Икенче бөтендөнья сугышы барышында тамырдан борылышка этәргеч бирде.
Сталинград янында дошман көчләрен юк итү сугышчыларның батырлыгы һәм көчле рухы, гаскәр башлыкларының  таланты һәм осталыгы символына әйләнде. Мондый зур казанышка тыл хезмәтчәннәренең үз-үзләрен аямыйча, чыдамлык һәм тырышлык белән эшләүләре нәтиҗәсендә дә ирешелде.  
Әлеге бөек җиңүдә Татарстанның да саллы өлеше бар. Республикабызның меңәрләгән уллары һәм кызлары шәһәрне саклап каһарманнарча көрәште. Казаннан элекке эшче,  265 гитлерчыны шәхсән юк иткән снайпер  Анатолий Чеховның исеме данга күмелде. Күпләргә таныш «Павлов йортын» саклаганда фашистларның байтак танкларын һәм башка техникасын сафтан чыгарган ефрейтор Рамазанов һәм кызылармияче Шкуратов батырлыгы телдән-телгә сөйләнеп, тарих сәхифәләренә язылды. Советлар Союзы Герое Фәрит Фәтхуллин командалык иткән истребительләр полкы сугышчылары куелган бурычларны һәрбер хәрби очышта җиренә җиткереп үтәргә тырышты.  
Армияне барлык кирәк-ярак, корал, кием, азык-төлек белән тәэмин итүдә ТАССРның предприятиеләре һәм оешмалары да зур булышлык күрсәтте. Ул чорда тыл чын мәгънәсендә икенче фронтка әйләнгән иде.
Ветераннарыбызны, хәрби-патриотик оешмаларда катнашучыларны, сугышчан тарих музее хезмәткәрләрен һәм барлык татарстанлыларны Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен  тар-мар итүнең 75 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Бу зур җиңү Россиянең дошманнарына гыйбрәтле сабак, ә безнең барыбыз өчен һәрчак горурлык булсын!"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading