16+

Рөстәм Нәбиевны Америкада самолеттан төшереп калдырганнар

Хәзер ул авиакомпаниянең кара исемлегенә кертелгән.

Хәзер ул авиакомпаниянең кара исемлегенә кертелгән.

Уфадан блогер-инвалид Рөстәм Нәбиев АКШта шактый авыр хәлгә юлыккан.

Блогерны, очыш алдыннан хатыны белән телефон аша сөйләшү сәбәпле, самолеттан төшергәннәр.

Бу егетнең АКШтагы кечкенә генә маҗарасында кульминация була. Ә моңа кадәр ул Лас-Вегастан Лос-Анджелеска очарга ике омтылыш ясый.

Барысы да рейска соңга калудан башлана. Рөстәм Нәбиев очар өчен икенче рейсны көтәргә мәҗбүр була. Тик икенче омтылыш та уңышсыз тәмамлана, һәм ул башка урында очарга поездда бара.

Очышның өченче омтылышы да уңышсызлыкка дучар була. Рөстәм һәм аның дусын самолеттан төшереп калдыралар.

"Минем белән мондый хәл гомеремдә беренче тапкыр булды, безне самолеттан төшерделәр. Капитанга очканчы хатыным белән телефон аша сөйләшүем ошамады. Мин һәрвакыт я шалтыратам, я аңа очыш алдыннан смс язам. Һәрвакыт шулай булды. Аннары алар безнең битлекләребезне ошатмады, янәсе, борыннар капланмаган. Капитан тиргәнә башлады, аннары очыш алдыннан самолетны туктатты һәм безне төшереп калдырды", - дип язган Рөстәм.

Шуннан соң самолет капитаны шикаять язган, шуның аркасында Рөстәмне һәм аның дустын 1100әр доллар штрафка тарттырырга теләгәннәр. Нәтиҗәдә, штраф түләтмәгәннәр, тик Лос-Анджелеска багаж гына очкан.

Ахыр чиктә, Рөстәм башка самолетта Лос-Анджелеска барып җитә. Тик хәзер ул авиакомпаниянең кара исемлегенә кертелгән.

Резеда Галикәева, Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading