16+

“Рубин” җанатарлары транспортта бушка йөри

5 ноябрьдә "Казан-Арена" стадионында "Рубин" белән "Ливерпуль" (Англия) командалары арасында Европа Лигасы матчы уза.

“Рубин” җанатарлары транспортта бушка йөри

5 ноябрьдә "Казан-Арена" стадионында "Рубин" белән "Ливерпуль" (Англия) командалары арасында Европа Лигасы матчы уза.

Уенга билетларның бәяләре дә билгеле булды. Алар 500 сумнан алып 6 меңгә кадәр. Хәзерге вакытта матчка электрон билетлар сатыла. Киләсе атнага билетлар сатуга "Казан-Арена", Үзәк стадион кассаларында, "Яшьлек" һәм "Җиңү проспекты" метро станцияләрендәге билет кассаларында чыгачак. "Рубин" җанатарлары уенга алынган билетлар белән ул көнне шәһәр транспортында бушка йөри.

Исегезгә төшерәбез: "Казан-Арена" стадионына газон җәя башладылар. Уен кырына барысы 450 рулон газон кирәк була. Кырда шулай ук газонны җылыту системасы да урнаштырылган. Стадион җитәкчелеге ясалма инсоляцияле лампалар чирәмне минуслы температура булганда да үстерә ала дигән фикердә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading