16+

“Рубин” “Анжи”ны җиңде

Россия Чемпионаты уенында "Рубин" 2:1 исәбе белән "Анжи" командасын җиңде. Махачкалылар капкасына беренче таймның уртасында Марко Девич ике туп кертте.

Россия Чемпионаты уенында "Рубин" 2:1 исәбе белән "Анжи" командасын җиңде. Махачкалылар капкасына беренче таймның уртасында Марко Девич ике туп кертте.

Беренче таймда Девич "Рубин" составында беренче тапкыр ике туп кертә.

Икенче тайм хуҗалар һөҗүме белән башланып китте. Һәм 65нче минутта махачкалылар "Рубин" капкасына бер туп кертәләр. Керткән туптан соң, спортчылар тагын да яхшырак уйный башлаган кебек тоелса да, безнең егетләр хисап буенча бик төгәл эш итеп, көндәшләренә икенче туп кертергә ирек бирмәделәр.

2:1 - Каспийскта иң әһәмиятле җиңүләрнең берсе. Соңгы тапкыр "Рубин" командасы "Анжи" командасын аларда кунакта биш ел элек - 2010 елның сентябрь аенда җиңгән иде, дип хәбәр итә "Рубин" ФК матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading