16+

«Рубин» беренче җиңүенә иреште

Казанның «Рубин» командасы яңа сезонда беренче җиңүенә иреште.

Казанның «Рубин» командасы яңа сезонда беренче җиңүенә иреште.

Россия чемпионатының 3 нче тур уенында Туланың «Арсенал» командасына каршы уен 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Каршы як команда капкасына Алекс Сонг һәм Мийо Цакташ туп кертте.

Әлеге уеннан соң «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев, команда өчен мөһим момент булып футболчыларның холкы тора, дип белдерде.

– Безнең өчен мөһим момент – егетләрнең бирешмәве һәм шактый оешкан көндәшкә каршы холык күрсәтүе, – диде ул.

Шул ук вакытта Бердыев: «Бездә тормышка ашыру проблемасы бар. Бу Жонатаска гына түгел, башка һөҗүмчеләргә дә кагыла. Без бу юнәлештә күп эшлибез, тик әлегә нәтиҗә яхшы түгел», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading