16+

«Рубин» «Ливерпуль»гә бирешмәде

Казанның "Рубин" командасы УЕФА Европа лигасы төркем этабының 3нче турында Англиянең "Ливерпуль" клубына каршчы матчта тигез исәпкә уйнады.

«Рубин» «Ливерпуль»гә бирешмәде

Казанның "Рубин" командасы УЕФА Европа лигасы төркем этабының 3нче турында Англиянең "Ливерпуль" клубына каршчы матчта тигез исәпкә уйнады.

Кыр хуҗалары өстенлекне уен башында ук үз кулларына алса да, "Рубин" беренче булып хуҗалар капкасына туп кертүгә иреште. Ә тәнәфескә китәр алдыннан казанлыларның капитаны Олег Кузьмин уеннан чыгарылгач, "Ливерпуль" исәпне тигезләде. Икенче таймда хуҗалар Сергей Рыжиков саклаган капкага бер-бер артлы һөҗүм ясап кына торды. Әмма казанлылар бирешмәде - 1:1.

«Рубин» - «Ливерпуль» җавап матчы ике атнадан соң, 5 ноябрьдә Татарстан башкаласында Kazan-Arena стадионында узачак.

«Ливерпуль» (Англия) - «Рубин» (Россия) - 1:1 Туплар: 0:1 - 15 Девич, 1:1 - 37 Джан. «Ливерпуль»: Миньоле, Шкртел, Морено, Клайн, Сако, Джан, Аллен (Лейва, 46), Коутиньо (Бентеке, 63), Милнер, Лаллана, Орижи (Фирмино, 74).

«Рубин»: Рыжиков, Камболов, Кверквелия, Кузьмин, Нәбиуллин, Оздоев, Карадениз (Дядюн, 81), Георгиев, Карлос Эдуардо (Портнягин, 64), Канунников, Девич (Котуньо, 46).

Кисәтүләр: Кузьмин (19), Шкртел (35), Аллен (41).

Уеннан чыгару: Кузьмин (36).

tatar-inform.ru

Фото: championat.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading