16+

«Рубин» Мәскәүдә оттырды

Кичә Россия чемпионатының 9нчы турында «Рубин» Мәскәүдә «Спартак» командасы белән очрашты. Казанлылар 1:0 исәбе белән җиңелде. Бердәнбер голны «Спартак»ның һөҗүмчесе Куинси Промес икенче таймда 48нче минутта кертте.

Шулай итеп, бу уеннан соң, «Рубин» 14 очко белән әлегә 6нчы урында бара, ә «Спартак» исә 12 очко белән 8нче урында.

Киләсе турның уены 17 сентябрьдә Казанда узачак. «Рубин»ның көндәше Екатеринбургның «Урал» командасы булачак.

«Спартак» (Мәскәү) - «Рубин» (Казан) - 1:0 (0:0).

Гол: Промес (48).

«Рубин»: Рыжиков, Гранат, Навас, Набиуллин, Сигурдссон (Сорокин,68), Цакташ (Сонг,75), Бауэр, Оздоев (Лестьенн,69), МВила, Канунников, Карадениз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading