16+

«Рубин»дагы үзгәрешләр: кемдер китә, кемдер килә

Перу уенчысы Карлос Самбрано Казан «Рубин»ыннан китә, дип хәбәр итә клубының рәсми аккуанты инстаграмда. Сакчы «Рубин»да барлыгы 24 матчта уйнаган. Тагын бер футболчы Серхио Санчес «Эспаньол» командасына күчә. «Рубин» составында егет 21 матч уйнаган.

Килүчеләргә килгәндә, казанлылар Иранның «Зоб Ахан» командасы ярымсакчысы Реза Шекари белән килешү төзегән. Бу хакта клубның рәсми сайтына сылтама белән «Татар информ» җиткерә. 19 яшьлек футболчы Иранның яшьләр җыелмасында чыгыш ясавы белән дә билгеле. Яшь футболчыны Корбан Бердыев узган кышта, «Ростов»та эшләгән вакытта ук, үз командасында күрергә теләгән булган.

«Рубин» күптән түгел сакчы Цезарь Навас белән дә килешү төзегән иде. Испаниянең 37 яшьлек футболчысы 2009-2015 елларда Казан командасы өчен чыгыш ясады, аннары ике ел дәвамында Корбан Бердыев җитәкләгән «Ростов» командасында уйнады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading