16+

Руслан Кираметдинов: "Безнең мөнәсәбәтләребез Аллаһка шөкер"

Сторисларның дөресме, юкмы икәнлеген әйтмәгән.

Сторисларның дөресме, юкмы икәнлеген әйтмәгән.

Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәч, Интертат хәбәрчеләре җырчыларның икесе белән дә элемтәгә керергә тырышкан. Ильмирага чыга алмагач, Русланга шалтыратканнар. Ул әлеге сүзләрнең дөреслеген кире каккан. Аның әйтүенчә, Ильмираның инстаграм сәхифәсен хейтерлар «урлаган».

«Бөтен булган әйберләрне телефоннан чыгарып, сторисларга куйганнар. Инстаграмга керә алмыйбыз. Болар бөтен дөньяга таралды хәзер. Иртәгә бу сүзләрне кире кагуыбыз турында видео төшереп урнаштырачакбыз.

Фото-видеоларның берсендә дә минем йөзем күренми. Берсе дә дөрес түгел. Скриншот белән күрсәтелүче фотолар — телефондагы әллә кайчангы фотолар. Безнең мөнәсәбәтләребез Аллаһка шөкер, без ике бала үстерәбез. Кеше шундый әйберне гаиләдән чыгара аламы соң инде, үзегез уйлап карагыз?» — дип җавап биргән ул.

Телефонын алмаса да, соңрак Ильмира «Интертат» хәбәрчесенә: «Не взломали. Кичә телефонда утырмадым, белмим дә», — дип җавап язган. Сторисларның дөресме, юкмы икәнлеген әйтмәгән.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Донья булгач гаилэдэ торле чаклар була ич, ник аны ботенесен кем куреп , сурэткэ тошереп торган

    Мөһим

    loading