16+

Сабан туенда көрәштә җиңгән хатын-кыз чәшке тунлы булган

Чирмешән районының Шушма буендагы Яшәүче болынында быел да "Авыл көне"нә халык күп җыелды. Бу райондагы Сабан туйларының, авыл көннәренең быелгы соңгысы булды. Көн уртасында башланган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, көн кызу торса да халык мәйданнан таралырга ашыкмады, дип яза "Безнең Чирмешән".

Сабан туенда көрәштә җиңгән хатын-кыз чәшке тунлы булган

Чирмешән районының Шушма буендагы Яшәүче болынында быел да "Авыл көне"нә халык күп җыелды. Бу райондагы Сабан туйларының, авыл көннәренең быелгы соңгысы булды. Көн уртасында башланган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, көн кызу торса да халык мәйданнан таралырга ашыкмады, дип яза "Безнең Чирмешән".


- Үткән ел бәйрәмдә күбрәк спортчыларны бүләкләсәк, быел "Гаилә елы" кебегрәк ясадык, бер юбилярны да бүләксез калдырмаска тырыштык, - ди Яшәүчедәге бәйрәмне оештырып йөргән Илшат Харисов.

Башка авыллардагы Сабан туйларыннан аермалы буларак, Яшәүчедә "Авыл көне"ндә һәр елны хатын-кызлар көрәше була. Быел да мәйдан түрендә гүзәл затларыбыз бил алышты. Көрәшерсең дә, бүләге нинди бит аның: Яр Чаллыда туннар белән сәүдә итүче Гөлфия Васина (әнисе Яшәүченеке) батырларга чәшке тунга сертификатлар әзерләгән иде. Төп бүләк Яр Чаллыга китте, Регина Нурхәммәтова батыр калды. Бәйрәмгә иң зур бавырсак пешергән Фәния Мөнирова да чәшке тунга сертификатлы булды.

Ир-атлар арасында авыл көрәшчеләре һәм "кунак" көрәшчеләр аерым бәяләнде. Авыл көрәшчеләре арасында - Рәмзил Мөниров, "кунаклар" арасында Яңа Чишмәдән Булат Мусин батыр калды, алар икесе дә җилкәләренә тәкә салып киттеләр, истәлек бүләкләре дә булды. Аларга авылдашлары - шәхси эшмәкәр Гөлназ Хөснуллина (Яр Чаллыда яши) һәм Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллиналар алган тәкәләр тапшырылды. Бәйрәм көнне 23 яшен тутырган абсолют батырны - Булат Мусинны, гомумән, бүләкләргә күмделәр. Бик күп популяр җырлар авторы, үзе дә Сабан туе батыры булган якташыбыз Рәис Гыймадиев аңа 5000 сум акча бирде. 62 тапкыр ике потлы герне күккә чөйгән Илнур Заһитовка да шул кадәр үк акча тапшырды.

Озак еллар "Алга" колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин бүләкләде. Гомумән, бәйрәмдә бүләксез калучылар булмады диярлек. Бәйрәмнең иганәчеләре - тирә-күрше авыллардан.

Уеннар җыр-моң белән үрелеп барды. Бу яктан чыгымнарны Кемерово өлкәсендә яшәүче авылдашлары Энеста Мөхәммәтҗанова күтәргән. Бәйрәмдә Чумачка килене Зөһрә Шәрифуллина, Яшәүче кияве Закир Шаһбан (хатыны Гөлүсәнең әбисе Яшәүчедән), Лилия Муллагалиева, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар берсеннән-берсе моңлы җырларын яңгыраттылар. Танылган баянчы Азат Хәлимов башкаруында татар халык көйләре дә кунаклар күңеленә хуш килде.

"Авыл көне"едә Яшәүче болынында атлар да узышты. Ярышларда катнашкан һәр атка берәр капчык солы һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар, ә беренче килгән атка ике төргәк печән дә эләкте.

Илшат Харисов сүзләренә Лилия Муллагалиева көй язган "Иншарым" җырын (автор башкаруында) шул авылда туып үскән, инде нигезләре юкка чыккан иншарлылар күз яшьләре аша тыңлады, җырчыга бүләкләрен дә тапшырдылар.

"Авыл көне"нә Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Башкортстаннан да да сәүдә нокталары килгән иде, диелгән район хәбәрендә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading