16+

Сабантуйдан соң... өмә (ФОТОЛАР)

Быелгы җәйнең холыксызлыгы беркемгә дә сер түгел, аннан барыбыз да җәфа чигә. Кызынырга, коенырга кояшлы көннәре юклыкка, җиләк-җимеш, яшелчә өлгерә алмый тилмереп ятканга түзәр дә идең. Әле тегендә, әле монда гарасат-давыллары, бозлары белән дә зыянын салып кына тора.

Җәй башында Нурлат, Чирмешән якларында, соңрак Буа районы Янтуган авылында давыл котырган булса, июльнең икенче көнендә үк Питрәч районы Шәле авылы халкына да килеп җитте ул афәт. Халык шау-гөр килеп урман эчендәге аланлыкта Сабан туе үткәреп, өйләренә кайтса, авылны танырлык түгел: кемнең түбәсен каерып аткан, кемнең мунчасы кыйшайган. Электр баганалары да җиргә ауган. Давыл бер полоса булып, Тугыш авылы ягыннан килгән, диләр. Авылда тугыз йорт зыян күргән. «Шундый тиз булды, бер минут та үтмәгәндер. Никадәр зыян салды», - диләр шәлелеләр, табигать көченә шаккатып. Сабан туеның икенче көнендә авылда өмәләр башланган. Зыян күрүчеләрнең йорт-кураларын бергәләп төзекләндергәннәр. Әллә соң бу давылның без кешеләрне бер-беребезгә карата игътибарлырак, ярдәмчелрәк булырга өйрәтүеме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading