16+

Саф һәм акыллы хатын-кызлар мистик энергиягә ия

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Адольф Гитлер концлагерьлар буенча ярдәмчесеннән бик кызыклы доклад ала. Анда әйтелгәнчә, әсирлектәге 21 яшькә чаклы кияүдә булмаган совет хатын-кызларының 90 проценты саф кыз икәнлеге ачыкланган.  Фюрерның ярдәмчесе шаккатырлык нәтиҗә ясый һәм СССР белән сугышны туктатырга  тәкъдим итә.

Саф һәм акыллы хатын-кызлар мистик энергиягә ия

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Адольф Гитлер концлагерьлар буенча ярдәмчесеннән бик кызыклы доклад ала. Анда әйтелгәнчә, әсирлектәге 21 яшькә чаклы кияүдә булмаган совет хатын-кызларының 90 проценты саф кыз икәнлеге ачыкланган.  Фюрерның ярдәмчесе шаккатырлык нәтиҗә ясый һәм СССР белән сугышны туктатырга  тәкъдим итә.

Сәбәбе – мондый әхлакый яктан тотрыклы халыкны җиңеп булмаячагын искәртә. 
Сугыштан соң инглизләр кулына Гитлерның магия белән кызыксынуын раслаучы документлар килеп эләгә. Рейхның Тибетка махсус экспедицияләр оештырып, югары көчләрне үз максатларында куллану өчен өйрәнүләре мәгълүм. Германиягә монахларны алып килеп, аларны яшерен бункерларда Гитлерга һәм аның якын ярдәмчеләренә хакимлек итү сәләтләрен үстерү өчен махсус йолаларын уздырырга мәҗбүр итәләр. 
Шунлыктан, Өченче Рейх хакимнәренә сафлыгын югалтмаган кызлар күп булган дәүләтне җиңеп булмаячагы хакында мәгълүм була: “Халыкның көче турында ике билге буенча хөкем итеп була: өлкәннәргә хөрмәт һәм хатын-кызның сафлыгы”. Саф һәм акыллы хатын-кызлар мистик энергиягә ия һәм бу алар яшәгән дәүләтне тотрыклы итә, шундагы халыкның ихтыяр көчен һәм максатчанлыгын арттыра. 
Тарихтан мәгълүм: Гитлерга санаулы гына вакыт эчендә бөтен Европаны басып алу зур авырлык тудырмый. Францияне бер атнада басып алса, Данияне 1,5 көндә яулый. Сәбәбе – фашистларның яхшы кораллануы һәм сан ягыннан күп булуында түгел. Әгәр нинди дә булса илнең халкы хатын-кызлар белән күңел ачу һәм исерткеч эчемлек турында гына уйлый икән, аңа нинди режимда яшәсә дә барыбер – бары тик шушы күңел ачуларны тыймасыннар гына.   
Иң әүвәл Гитлер Советлар Союзын басып алу өчен дә бик күп вакыт кирәкми – нибары 2 ай җитә дип уйлый. Әмма совет гражданнары шәхси тормыш һәм тән ләззәте турында гына уйламыйча, якты киләчәк һәм алмаш буын өчен яши. Гитлер аңа тулы бер дәүләтнең каршы торуын күреп аптырый, бу илдә өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да граната тотып танкка ташлана... Исән калу мөмкинлеге булмаганда да соңгы сулышына хәтле сугышкан халыкны күреп, фашистлар аптырашта кала.
Нәкъ менә шуның сәбәпләре аталган докладны Гитлер ярдәмчесе фюрерга тапшыра. Аның күчермәсе Украинага Э.Кохка җибәрелә. Доклад белән танышканнан соң, Кох шундый әмер бирә: “Совет хатын-кызларын аракы эчәргә өйрәтегез һәм җиңү безнеке булачак!”
Болардан чыгып уйланыр урын бар. Хәзер башка саннарга күз салыйк. Статистикадан күренгәчә, бүген Россиядә 15 яшькәчә булган кызларның 41 проценты сафлыгын югалткан, 8 проценты моңа 13 яшендә үк ирешкән. 

фото: psiholog3000.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading