16+

Сак булыгыз: томан көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, киләсе тәүлек явым төшемнәрсез, әмма кайбер районнарда урыны белән томан булырга мөмкин дип хәбәр итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, киләсе тәүлек явым төшемнәрсез, әмма кайбер районнарда урыны белән томан булырга мөмкин дип хәбәр итә.


21 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә республикада иң түбән температура -4 -9 градус, аязган вакытта -10..-15 градус булачак. Көндез иң югары температура -3..+2 градус булыр дип фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Моңа охшаш һава торышы ким дигәндә пәнҗешәмбе, ягъни 23 мартка кадәр булыр дип фаразлана.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading