16+

«Салават күпере» балкыды, инде хәзер юллар кирәк

“Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр кайбер ишегалларында кичләрен караңгы булуы турында зарланганнар иде.

“Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр кайбер ишегалларында кичләрен караңгы булуы турында зарланганнар иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының күчмә утырышында да, Казан мэры Илсур Метшинның “Салават күпере” ндә яшәүчеләр белән очрашуында да күтәрелде бу мәсьәлә. Халык гозере чишелеш тапты: Зилант, Нурихан Фәттах, Айрат Арсланов урамнарындагы һәм Заречье проспектындагы ишегаллары электр утлары белән яктыртылды.

Өч атна элек шәһәр башлыгы белән узган очрашуда транспорт хәрәкәте оештыру, балалар сырхауханәсе, даруханәләр турында да сүз кузгатылган иде. Илсур Метшин әйтүенчә, бина мәсьәләсендә Дәүләт торак фонды белән килешенгән. Балалар сырхауханәсен Заречье проспектындагы 28нче йортка урнаштыру ниятләнелә. Ул киләсе елда ачылачак. Хәзергә балалы әниләргә Юдино бистәсендәге медицина учреждениеләренә йөреп торырга туры килә. Моның өчен “Салават күпере” микрорайоны белән Юдино бистәсе арасында кече сыйдырышлы автобус хәрәкәте булдырыла.

– Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Осиново һәм Нурихан Фәттах урамнары юлларын киңәйтү мөмкинлеге өйрәнелә, – диде мэр Илсур Метшин. – ТЭЦ урамыннан “Салават күпере” нә кадәр тагын бер юл төзү турында да уйланыла. Татарстан Президентына мөрәҗәгать юлланды. Төзелеш беренче исәпләүләр буенча 120 миллион сум тәшкил итәчәк. Киләсе елга чишелеш табылыр, дип, өметләнәбез.

Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков өстәмә аңлатма биргәнчә, ТЭЦ урамы юлына үзгәртеп төзү үткәрелгәч, аннан 62нче маршрут автобуслары “Салават күпере” микрорайонына кадәр йөри башлаячак. Алена Шәмсиева, яңа юл төзелгәнчегә кадәр, Осиново урамына янәшә торган Наил Юсупов урамы юлын файдаланырга тәкъдим итте. Мэр Илсур Метшин бу вариант турында уйланырга ышандырды.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, микрорайонда полициянең терәк пункты киләсе елда ачылачак. “Салават күпере”ндә яшәүчеләр шәһәр башлыгына тагын бер “гозер төенчеге” биреп җибәрде. Әлеге төенчек күпфункцияле үзәк, почта бүлекчәсе ачу, автомобильләр куеп тору урыннары булдыру турындагы мөрәҗәгатьләрдән гыйбарәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading