16+

«Салават күпере»ендәге унынчы йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды

Бүген Казанда "Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченделәр. 11-4 булган Айрат Арсланов урамындагы 8нче йорт күченү буенча микрорайонда унынчысы, дип яза Татар-информ. Беренче булып күптән көтеп алынган фатирларына аяк баскан Венера һәм Рәмис Хәлиуллиннар өчен ул гаять истәлекле булды. 2 сентябрьдә аларның икенче...

Бүген Казанда "Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченделәр. 11-4 булган Айрат Арсланов урамындагы 8нче йорт күченү буенча микрорайонда унынчысы, дип яза Татар-информ.

Беренче булып күптән көтеп алынган фатирларына аяк баскан Венера һәм Рәмис Хәлиуллиннар өчен ул гаять истәлекле булды. 2 сентябрьдә аларның икенче балалары - уллары Булат туган һәм менә алар фатирны инде дүртәүләп карады.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, микрорайонда якын арада тагын 10-2 һәм 12-5 йортлары хуҗаларын кабул итәчәк. Ә сентябрь-октябрь айларында быел тагын биш социаль ипотека йорты тапшырылачак.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин "Татинвестгражданпроект" проекты оешмасының зур эш башкаруын билгеләп үтте. "Район үсә, балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, поликлиника, шул исәптән, балалар өчен дә, барлыкка килде. Транспорт схемасы мәсьәләсе дә каралачак әле.", диде ул.

Аның сүзләренчә, "Салават күперендә" яшәүчеләр җылылык өчен казанлыларга караганда бик аз түли. Әлеге торак комплексы проектлары нигезендә җылылык, су белән тәэмин ителеш өчен тарифлар иң түбәне. Биредәге 3нче ТЭЦ Россиядә иң нәтиҗәлеләрдән, дип билгеләп үтте Тәлгат Абдуллин.

"Мәктәп тә булачак, башка инфраструктура объектлары да каралачак", - дип белдерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading