16+

«Салават күпере»нә электричкада йөреп булачак

«Салават күпере» торак комплексында киләчәктә 15 меңләп кеше яшәр дип көтелә. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды мәгълүмат сәясәте төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина әйтүенчә, быел да 22 йорт салу планлаштырылган.

Аның сигезе инде куллануга тапшырылган, тагын 14е ел азагына кадәр сафка басачак. Сүз уңаеннан, алдагы ике атнада ук берничә йортны төзеп бетерәчәкләр.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләрне борчыган проблемаларның берсе - транспорт мәсьәләсе. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев «АиФ»ка биргән әңгәмәсендә, 2018 елда «Салават күпере»нә электричка йөри башлаячак дип хәбәр иткән. Баштарак Осиново бистәсенә трамвай җибәрү варианты да каралган иде. Тимер юл «Салават күпере» микрорайонын «Казан-2» станциясе белән тоташтырачак. Ә «Казан-2» вокзалы - метроны да, тимер юл һәм җир өсте транспортын да берләштерә торган урын. Осиноводан вокзалга электричкада 10-15 минутта килеп җитеп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading