16+

«Салават күпере»ндә ачылган сырхауханә 18 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен узган атна күптән көтелгән күңелле вакыйга белән истә калыр, мөгаен. Анда олылар өчен «Спасение» сырхауханәсе ачылды.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен узган атна күптән көтелгән күңелле вакыйга белән истә калыр, мөгаен. Анда олылар өчен «Спасение» сырхауханәсе ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзелеп килә торган торак комплексларында социаль объектларга, шул исәптән яшәүчеләрне медицина хезмәте белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. «Салават күпере» территориясендә сырхауханә Президент йөкләмәсе буенча төзелде.

- Без сәламәтлек саклау «Салават күпере» микрорайонына мөмкин кадәр тизрәк килсен дип тырыштык. Хәзердән үк сырхауханәдә белгечләр кабул итә башлады, - дип, халыкны котлады чарада катнашкан Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Шул ук вакытта авыруларны кисәтү турында онытып бетермәскә дә өндәде.

«Спасение» сырхауханәсе «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләргә һәм якын-тирәдәге микрорайоннарга хезмәт күрсәтәчәк. Ул барлыгы 18 меңләп кешене кабул итә ала. 400 квадрат метрдан артык мәйданны биләгән сырхауханәдә терапевт, хирург, күз табибы, невролог, кардиолог, гинеколог кебек белгечләр дә бар. Шулай ук кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, УЗИга төшерү бүлмәләре дә заманча җиһазландырылган. Сырхауханә каршында «Сәнәгать медицинасы» проекты кысаларында, Киров һәм Мәскәү районы предприятесе хезмәткәрләренә медицина тикшерүе узу мөмкинлеге дә тудырылачак.

Сүз уңаеннан, «Салават күпере» территориясендә барлыгы биш сырхауханә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен аерым станция, дүрт даруханә төзергә җыеналар. Киләчәктә теш дәвалау үзәге, балалар өчен аерым сырхауханә дә ачылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading