16+

«Салават күпере»ндә яшәүчеләрнең саны арта

«Салават күпере” микрорайонында тагын бер йорт сафка басты. 425 фатирга исәпләнгән 12-1 нче йортның ачкычлары яңа хуҗаларына тапшырылды. Әлеге йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, аварияле торактан күченүчеләр, грант алган табиблар, күп балалы гаиләләр һәм сугыш ветераннары яшәячәк.

Ел башыннан Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак программалары нигезендә республика буенча 6 200 фатирлы 137 йорт кулланылышка тапшырылган. Аларның унөче Казанда төзелгән. Бу йортлар 2896 фатирга исәпләнгән. Республикада Россия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”н тормышка ашыру буенча төрле төзелеш программалары эшли. Алар ярдәмендә  предприятиеләр хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, күп балалы гаиләләр, сугыш ветераннары торак проблемаларын хәл итә ала.
 
Исегезгә төшерәбез: Казанда “Салават күпере” торак комплексы төзелешенә капсула 2014 елның язына салынган иде. Әлеге торак комплексы торак фондының иң эре проектларының берсе. Ул 50 мең кешелек 19 мең фатирны сыйдырачак. Комплексның гомуми мәйданы 1 млн 400 мең кв метр тәшкил итә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading