16+

Санкт-Петербургта Татар ашлары көннәре билгеләп үтелә

Бүген Санкт-Петербургта Татар ашлары көннәре ачылды. Чараның максаты - татарларның милли ашлары үзенчәлекләрен күрсәтү һәм төрле татар тәм-томнарын әзерләү үзенчәлекләре белән таныштыру. Татар кухнясы үзенчәлекле һәм бай гына түгел, туклану турындагы заманча фән күзлегеннән дә бик файдалы. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле...

Бүген Санкт-Петербургта Татар ашлары көннәре ачылды. Чараның максаты - татарларның милли ашлары үзенчәлекләрен күрсәтү һәм төрле татар тәм-томнарын әзерләү үзенчәлекләре белән таныштыру.

Татар кухнясы үзенчәлекле һәм бай гына түгел, туклану турындагы заманча фән күзлегеннән дә бик файдалы.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады: "Татар ризыклары тәме белән генә түгел, тышкы матурлыгы белән дә аерыла, чөнки ризык кешегә күңел шатлыгы да бирергә тиеш. Иң мөһиме - теләсә нинди ризыкны яратып пешерү зарур, шул чакта гына ул тәмле һәм файдалы булачак", - диде ул.

Чара кысаларында татар ризыкларын әзерләү буенча ачык мастер-класс узды. Татар ризыклары күргәзмәсендә 20дән артык тәм-том тәкъдим ителгән иде, дип хәбәр итә "Татар информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading