16+

Санкциягә бәйле рәвештә метро төзелешендә тоткарлык барлыкка килде

Россиягә карата кертелгән санкция үзенең тискәре йогынтысын сиздерә. Казанда 2016 елда куллануга тапшырырга ниятләнелгән "Имәнлек" ("Дубравная") метро станциясен ачу кичектерелергә мөмкин.

Россиягә карата кертелгән санкция үзенең тискәре йогынтысын сиздерә. Казанда 2016 елда куллануга тапшырырга ниятләнелгән "Имәнлек" ("Дубравная") метро станциясен ачу кичектерелергә мөмкин.

"Казан метро төзелеше" ачык акционерлык җәмгыяте хәбәрләренә караганда, Төньяк Американың запас частьләр җитештерүче фирмасы үзенең йөкләмәләрен үтәми. "Сөембикә" тоннель казу комплексына тиешле запас частьләр Канададан җибәрелмәгән. "Имәнлек" станциясеннән "Җиңү проспекты" станциясенә кадәр уң як тоннельне төзү эшләрендә тоткарлык барлыкка килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading