16+

Сарман - иң күп уңыш җыеп алган район

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 6 сентябрьгә 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә. Быел иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлеген Сарман җитәкли. Урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып керешкән Сарманда 156,5 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында Зәй районы - 155,7...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 6 сентябрьгә 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә.

Быел иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлеген Сарман җитәкли. Урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып керешкән Сарманда 156,5 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында Зәй районы - 155,7 мең тонна, өченчедә Буа - 151,2 мең тонна, аннан Актаныш - 142,6 мең тонна, бишенчедә Арча - 141,5 мең тонна.

Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, районда уракка якынча бер ай элек керешкәннәр.

"Быел сабан бодае уңышы, узган ел белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Әмма борчак азрак чыкты", - диде ул.

Иң аз уңыш исә Менделеевскида күрсәтелгән. Биредә барлыгы 27 мең тонна ашлык җыелган. Югары Осланда 1 мең тоннага күбрәк. Яшел Үзән игенчеләре - 32,3 мең тонна, Кама Тамагы районыныкылар - 35,2 мең тонна, Теләчедә 48 мең тонна ашлык җыелган.

Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сүзләренчә, уңышның түбән булуы кертелгән ашламаның азлыгына һәм җир эшләрен башкарырлык техниканың аз булуына бәйле. Шулай булуга да карамастан, уңыш, узган елгыга караганда, быел күбрәк.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading