16+

Сайлау турында яшьләргә яшьләр сөйли

Казанның 102нче гимназиясендә “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында” дип исемләнгән интерактив чара узды. Әлеге чараны Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе һәм “Кадрлар резервы” яшьләр проекты вәкиле Дарья Зюрнина оештырды.

Казанның 102нче гимназиясендә “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында” дип исемләнгән интерактив чара узды. Әлеге чараны Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе һәм “Кадрлар резервы” яшьләр проекты вәкиле Дарья Зюрнина оештырды.

“Кадрлар резервы” республика проекты Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы “Татарстанның иҗади яшьләре академиясе” җәмәгать оешмасы белән берлектә 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – катнашучыларны идарә итәргә һәм оештырырга, аралашырга, командада эшләргә, креатив фикерләү булдырырга, үзеңдә ышаныч тудырырга, авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтүгә юнәлдерелгән. Сайлау алдынна да, проектта катнашучылар яшьләргә файдалы мәгълүмат җиткерергә, яшь буынны республика тормышына җәлеп итәргә тырыша. Чарада Дәүләт Советы депутаты, 102 нче гимназиянең директоры Ирина Проценко, Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрының яшьләр эшләре буенча киңәшчесе Олег Никошин катнашты. Алар унберенче сыйныф укучыларына җанлы аралашу формасында сайлау турында кызыклы мәгълуматлар җиткерде. Күп кенә юридик терминнарга аңлатма кертте, сайлау тәртибен аңлатты. Яшьләргә үзләре кебек яшьләр сөйләгәч, кызыксынулары да артты.

Шундый чараларның тагын берсе бүген Казан медицина колледжында узды. Оештыручы педагог Вероника Ашурова әйтүенчә, чара интератик лекцияләр форматында узган. Анда 18яше тулган беренче курс колледж студентлары катнашкан.
Россия Президентын сайлау алдыннан республиканың уку йортларында уздырыла торган әлеге акция 18 декабрьдә үк башланган иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading