16+

Себер һәм Ерак Көнчыгыш урманнарында янгын мәйданы арткан

Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үткән тәүлектә урманнарда табигый янгыннар мәйданы 22 мең гектарга артып, 69,9 мең гектарга җиткән. Бу хакта Татар-информ ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үткән тәүлектә урманнарда табигый янгыннар мәйданы 22 мең гектарга артып, 69,9 мең гектарга җиткән. Бу хакта Татар-информ ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

"Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үткән тәүлектә урманнарда табигый янгыннар мәйданы 69,9 мең гектарга җитте, бу алдагы көннән 22 мең гектарга артык. Янгыннарның төп мәйданы Ерак Көнчыгышка туры килә, анда тәүлегенә 24,8 мең гектарга артып киткән - янгыннар мәйданы 40,7 мең гектардан 65,6 мең гектарга җиткән. Себердә янгыннар мәйданы 1,5 мең гектардан 4,2 мең гектарга кадәр кимеде", -дип аңлатканнар ведомствода.

Якутиядә 6, 7 мең гектарда 27 чыганак билгеле булган. Хабаровск краенда, Ерак Көнчыгыш урман хуҗалыгы департаментына хәбәр итүләренчә, 16,7мең гектарда 48 чыганак ачыкланган. Сахалинда да янгыннар белән көрәш бара - анда 2 мең гектар мәйданны янгыннар чолгап алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading