16+

Сергей Прядкин: “Казанның Үзәк стадионында футбол кыры куркыныч хәлдә "

Кичә, 11 мартта, Россия футбол чемпионатының 19 нчы турында "Рубин"-"Оренбург" матчы вакытында Үзәк стадиондагы газонның хәленә Россия футбол премьер-лигасы катгый игътибар итәчәк. Бу хакта "ТАСС" агентлыгына лига президенты Сергей Прядкин хәбәр иткән.

Кичә, 11 мартта, Россия футбол чемпионатының 19 нчы турында "Рубин"-"Оренбург" матчы вакытында Үзәк стадиондагы газонның хәленә Россия футбол премьер-лигасы катгый игътибар итәчәк. Бу хакта "ТАСС" агентлыгына лига президенты Сергей Прядкин хәбәр иткән.

"Рубин"-"Оренбург" матчы (0:0) шимбә көн узды. Аңа кадәр, 1 мартта, Үзәк мәйданда казанлылар Россия Кубогына булган 1/4 финал матчын да уздырды. Клуб вәкилләренең сүзенә караганда, уенны монда күчерү карары "Казан-Арена" газонын саклау максатыннан кабул ителгән.
"Мине хәзер күбрәк Казанның Үзәк стадионы борчый, - дип белдерде Прядкин, ил клубларының уен кырлары турында фикер йөртеп. - Анда куркыныч кыр, һәм дүшәмбе бу газонга карата без кискен җавап кайтарачакбыз. Футбол шәһәре, футбол республикасы, газон аларда һәрчак яхшы хәлдә була иде. Без аларның бөтен көчләрен "Казан-Арена"га керткәнен дә аңлыйбыз. Әмма әлеге вәзгыять безгә барыбер аңлашылып бетми, шуңа без катгый рәвештә игътибар итәбез".
"Безгә уен делегатлары һәм тренерлар матч өчен уен кыры тулаем алганда әзер дип хәбәр итте. Ләкин, барлык клубларның теләген күздә тотып, телевизион сурәт һәм продукт сыйфатын искә алып, яхшырак уен кыры булуын телибез", - дип өстәде ул.
"Шуңа алар тизрәк "Казан-Арена"га күчсәләр шәп булыр иде, ә бу газоны тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки һава торышы ягыннан алда ни көтәсен белеп булмый. Мин республика һәм шәһәр хакимиятенең мөнәсәбәтен беләм. Барысын да тәртипкә салырлар дип уйлыйм", - диде Прядкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading