16+

Шәфкать туташы лотореядә бер миллион сум откан!

Татарстанда яшәүче Светлана Әхмәтҗанова “Русское лото”ның туган көненә багышланган 1358нче тиражында бер миллион сум акча откан. 

Шәфкать туташы лотореядә бер миллион сум откан!

Татарстанда яшәүче Светлана Әхмәтҗанова “Русское лото”ның туган көненә багышланган 1358нче тиражында бер миллион сум акча откан. 

Шунысы гаҗәп: узган ел ул шушы ук лотореянең 1278нче тиражында бер миллион сум откан булган. 

Светлана Әхмәтҗанова менә инде ничә еллар буе гаиләсендәге һәркемгә билет ала икән. Акча отуы турында ул телевизор караганда белгән. “Янымда ирем белән олы кызым бар иде. Без игътибар белән тыңлап, саннарны сызып бардык. Кинәт ирем: “Без оттык!” - дип кычкырып җибәрде. Бәхеттән башым әйләнә башлады. Бу уңайдан тиз генә кибеттән торт белән шампан шәрабе алып кердем”, - дип сөйли Светлана ханым.

Бәхетле хатын 30 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер – пенсиядә. Беренче миллионын ул кызларына бүлеп биргән һәм яңа машина алган. Бу юлы да якыннарына өлеш чыгарырга исәпли, калган акчаны исә җыеп куячагын әйтте.

Фото: kazanfirst.ru
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading