16+

Шикәр чөгендере уңа, бәрәңге юк

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә республикада барлыгы 170 мең гектар җирдән иген җыеп аласы калды.

Шикәр чөгендере уңа, бәрәңге юк

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә республикада барлыгы 170 мең гектар җирдән иген җыеп аласы калды.

- Явым-төшем аркасында бу атнада 110 мең гектар җир сөрергә һәм 300 мең тонна бодай суктырырга гына өлгердек. Бу августның ике көнендә җыелган суммадан да азрак, - диде Марат Әхмәтов.

Татарстан өчен һәр яңа тонна зур авырлык белән бирелә. Хәзерге вакытта барлыгы 4,5 миллион тонна уңыш җыеп алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда гектарына 7,3 цетнерга күбрәк.

- Хәзер уңышны җыеп алу өчен бөтен көчне дә тупларга, һәр бирелгән көнне кулланырга кирәк, - дип уңыш җыеп алуның җитди мәсьәлә булуын искәртте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Быел шикәр чөгендере уңачак. Әлегә аның 21 процентын гына җыеп алынган.

- Республиканың барлык өч шикән җитештерү заводы да инде җыелган шикәрне эшкәртә башлады. Тәүлек дәвамында 15 мең тонна чөгендер эшкәртелә. Урып-җыю башланганнан бирле 35 мең тонна шикәр җитештерелгән, - диде Марат Әхмәтов.

Бәрәңге уңышы исә республика көткәннән түбәнрәк. Ләкин икенчел икмәккә кытлык булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading