16+

«Сәхнә» журналының 15 еллыгына багышланган хәйрия кичәсе була

9 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында 18 сәгать 30 минутта "Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган хәйрия кичәсе була.

9 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында 18 сәгать 30 минутта "Сәхнә" журналының 15 еллыгына багышланган хәйрия кичәсе була.

Оештыручылар билетлардан җыелган акчаны күпбалалы гаиләләрдә авыр хәлдәге сабыйларга, балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәргә булышу өчен тотарга уйлыйлар. Шулай ук ул суммадан сәхнә ветераннарына ярдәм күрсәтү дә планлаштырыла.

"Татаринформ" мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә бүген сүз шул игелекле чара турында барды. Журналистлар белән очрашуда "Сәхнә" һәм "Салават күпере" журналлары баш мөхәррире, язучы-прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, җырчы, конферансье, режиссер, язучы-сатирик, әлеге хәйрия кичәсенең режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова булачак концертның әһәмияте турында сөйләделәр, кайбер серләрен дә ачтылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading