16+

«Шәһри Казан» авыру егеткә ярдәм итте

«Шәһри Казан» газетасының 1 июнь санында җәй айларында авылда яшәргә теләгән II группа инвалид Самат турында язган идек.

«Шәһри Казан» газетасының 1 июнь санында җәй айларында авылда яшәргә теләгән II группа инвалид Самат турында язган идек.

Газета һәм мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән, аның теләге тормышка ашты: егет ике атна дәвамында Балтач районының Чепья авылындагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә дәваланды. Авылның чиста һавасы, үзәкнең шифасы-дәвасы, хезмәткәрләренең тәрбиясе нәтиҗәсендә, Саматның сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр күренде. Авыру егеткә мондый мөмкинлек тудырган өчен, үзәкнең җитәкчесе Тәнзилә ханым Зәкиевага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә артыгы белән әйләнеп кайтсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading